Хәмдүнә Тимергалиева: «Гаепләмәгез мине»

-- Alfia

// Татар Тудей //

26 сентябрь «УНИКС»ТА сезон ачылышына багышланган «ТАТАРЧА СОЛЯНКА» концерты булып узды. Сезон ачылышына җырчылар, алып баручылар гына түгел, ә тамашачылар да ныклап әзерләнгән. Артистларның әзерлеген — сәхнәдәге чыгышларыннан, ә тамашачыларның концертны ничек кабул итүләреннән күрергә була иде.

Концерт үзенчәлекле образларга, яңа җырларга бай булды. Мәсәлән, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасиховны шундый костюмда чыгыш ясар дип көтмәгәннәрдер. Әлеге тамашада беренче тапкыр халык хозурына тәкьдим ителүенә карамастан, яңа иҗат җимешләре дә тамашачы күңелендә үз урынын тапты, чөнки аларның күбесе тирән мәгьнәле, эчтәлекле җырлар иде.

Шулай ук тамашачы инде яратып өлгергән җырларны, мәзәкләрне дә ишетергә мөмкин иде биредә.

Концертта шактый кызыклы нәтиҗәләр дә ясалды. Алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов тандемына 8 ел булган икән. Бу уңайдан, алар: «Туйдым мин синнән, әйберләремне җыям да китәм», — дип шаяртышып та алдылар.

Ә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның сәхнәдә хезмәт итүенә 51 ел, аңа агымдагы елда 70 яшь тула. «Сәхнәдә эшләү дәверендә сезнең каршыгызда мин ничек бар — шулай булдым. Гаепләмәгез мине», — диде ул. Аның соңгы сүзләре җыр сүзләрен онытуга нисбәтле әйтелде. Тамашачы аның чыгышын аерым бер җылылык белән кабул итте, аягүрә басып кул чапты.

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров та халык күңелендә үзенә генә хас булган урынны биләде, безнеңчә. Моның шулай булуына аның берсеннән-берсе тирән мәгьнәле җыр тәкъдим итүе һәм: «Хатын костюмны юган иде, утырган, шуңа әллә ничек кыенсынып куйдым», — дип шаяртуы да сәбәп булгандыр, мөгаен.
Гомумән, әлеге концертта чыгыш ясаган һәр артист тамашачының аерым игьтибарына лаек дип уйлыйбыз.

⠀⠀

Бәйле