Татарстанда 2 кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәте

-- Alfia

Татарстанда «КИА» машинасы тракторга барып бәрелгәннән соң «Камаз» белән капма-каршы бәрелешә. Чит ил машинасы йөртүчесе һәм пассажиры һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«27 сентябрь 20.00 сәгатьтә Нурлат — Акъегет автомобиль юлында «КИА» автомобиленең 55 яшьлек йөртүчесе тизлекне һәм дистанцияне дөрес сайламаган. Нәтиҗәдә трактор белән бәрелешкән», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Җиңел машина трактор белән каты бәрелешүдән соң «КАМАЗ» йөк машинасына капма-каршы барып бәрелә.

Чит ил машинасы йөртүчесе һәм 59 яшьлек пассажир һәлак була.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле