Балаларны да, олыларны да шатлыклы хәбәр көтә

-- Лейла

Быел мәктәп укучыларының көзге каникуллары сигез көн дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы карары буенча балаларның ялы 30 октябрьдән – 6 ноябрьгә кадәр дип билгеләнгән.

Балалар белән бер рәттән ата-аналарны да ял көтә. 4 ноябрь көнне россиялеләр Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бәйрәм дүшәмбе көненә туры килгәнгә, биш көн эшләүче кешеләр өч көн рәттән ял итә алачак.

Татарстан халкын исә тагын бер ял көтә. 6 ноябрь көнне – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәчәкбез.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле