Кукмарада гадәттән тыш хәл: янгын вакытында бер ир-ат җитди зыян күрә

-- Alfia

Кукмарада яшәүче ир-ат үз фатирында чыккан янгынны сүндерергә маташканда пешкән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«28 сентябрь 15.15 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына Академик Королев урамында фатир януы турында хәбәр килде», — дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Янгынны тиз сүндергәннәр. Гадәттән тыш хәл аркасында 38 яшьлек ир-ат имгәнгән. Ул янгынны үзе сүндерергә тырышкан.

Ир-ат 1-2 дәрәҗәдә пешкән, аны Кукмара районы Үзәк хастаханәсенә озатканнар.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

 

Бәйле