Рөстәм Нәбиев: «Мин мондый җаваплы эштә беренче тапкыр. Ышанычыгызны аклармын»

-- Alfia

// Татар Тудей //

Рөстәм Нәбиев Башкортстанның кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча Совет вәкиле итеп сайланган.

«Бер атна элек Башкортстан республикасы башлыгы Радий Фәритович үзенең инстаграм битендә совет төзү турында указ һәм аңа кандидатлар туплау турында пост куйган иде. Күп кенә кеше минем кандидатурамны тәкъдим иткән. Мин моңа башта игътибар итмәдем. «Рөстәм Нәбиев советка керергә лаек!» дигән сүзләрне күргәч кенә, указ турында укып, аңлап алдым. Соңыннан миңа УФА шәһәре админтсрациясеннән советка керергә тәкъдим ясадылар һәм мин ризалаштым», — ди Рөстәм үзенең инстаграм битендә.

36 кешелек совет 5-6 кешедән торган группаларга бүленәчәк. Әгәр дә кеше хокуклары бозылу очраклары күзәтелә икән, spcrb02gmail.com га хәбәр итә аласыз.

Рөстәм Нәбиев аңа ышанган һәрбер кешегә үзенең зур рәхмәтләрен җиткерә. «Мин мондый җаваплы эштә беренче тапкыр. Ышанычыгызны аклармын. Һәм һәрбер кулдан килгән әйберемне эшләрмен»- ди ул.

 

Мәгълүмат Рөстәм Нәбиев инстаграмыннан

Бәйле