Филүс Каһиров гаиләсе искиткеч мөмкинлек турында сөйли [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей //

Филүс Каһиров гаиләсе беренче круизларын тәмамланган. Алар Европаның 3 илендә — Италия, Испания һәм Франциядә булып кайтканнар.

«Әлеге круиз нәкъ без көткәнчә булды, бар яклап та канәгать калдык. Балаларыбызга да бик ошады. Безнең өчен бик уңайлы булды. Һәр кешегә дә гомерендә бер тапкыр гына булса да, шулай сәяхәт итәргә киңәш итәбез», — ди җырчының тормыш иптәше Элмира Каһирова.

«Монда ризык тәмле. Без күргән илләр, шәһәрләр матур. Бигрәк тә Испания ошады. Бөтен кеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Шуңа күрә рәхәтләнеп ял итәргә сезгә тәкьдим итәбез. Бернинди кыенлыклар да кичермәдек», — ди Филүс Каһиров.

Каһировлар кебек сәяхәт итәргә теләгән кеше аларга мөрәҗәгать итә ала икән. 2 октябрь аларның Казанда үтәчәк презентацияләрендә бу хакта тулырак белергә мөмкин булачак. «Биредә без үзебезнең хис-кичерешләребез, сәяхәт вакытында төшерелгән фото-видеолар белән бүлешербез. Сезгә дә шулай сәяхәт итү мөмкинлеге турында сөйләрбез», — ди алар.

 

 

Мәгълүмат Филүс Каһиров инстаграмыннан

Бәйле