«Әтием, мине ал инде», дип аякларыма сарылган» — Мөслимдә 9 бала алган гаилә тормышы [видео]

-- Alfia

Мөслим районында урнашкан Күбәк авылы Татарстанда тәрбиягә иң күп бала алучы авыллардан санала. Анда гомер итүче Илфирә һәм Ирек Камаловлар моңа дәлил булып тора, бүгенге көндә алар тугыз бала тәрбияләп үстерә. Азатлык хәбәрчесе алар белән очрашып, шушы гаиләдә бер көн үткәрде. Бала алуга нинди сәбәпләр этәргән, үги бала тәрбияләүдә нинди кыенлыклар очрарга мөмкин, балаларга 18 яшь тулгач алар нәрсә эшләргә җыена —​ шуларны белешеп кайттык.


Гаилә башлыгы Ирек Камалов белән Мөслимдә очрашып, Күбәккә юл тоттык. Юлда барганда Ирек әфәнде балалар алу фикере кайчан һәм ни сәбәпле барлыкка килүе хакында сөйләде. Иң әүвәл үзләренең ике малае булган, ләкин төпчеге ике яшь чамасы булганда йөрәк авыруы белән интегеп бакыйлыкка күчкән. Ирек Камалов үзе гомер буе полиция хезмәткәре булып хезмәт иткән, малаена табиблар йөрәккә операция кирәк дигәч тә, операциягә акча җыяр өчен Чечен сугышына барырга ризалашкан. Ләкин операция нәтиҗә бирмәгән һәм Илгиз исемле малайлары вафат була.

— Шуннан соң күп еллар дәвамында хатыным балага уза алмый интекте. Ун елдан соң гына балага уза алдык һәм шуннан кызыбыз туды. Алар үсеп җитеп, укырга дип авылдан күчеп киткәч, йорт бушап калды сыман, шуннан хатыным белән киңәшләшеп балалар йортыннан бала алырга булдык, дип сөйли Ирек әфәнде.

Тәрбиягә алган тугыз баланың бишендә акыл ягыннан тайпылыш булуын да әйтте гаилә башлыгы. Ул балалар коррекция мәктәбендә белем ала.

— Бу хәл вакыт узгач кына сизелде, чөнки балаларны алганда сайланып, тикшереп тормадык, балалар йортына кергәч, «Әтием, мине ал инде», дип аякларыма сарылган беренче балаларны алдык» ди ул.

Бала алып тәрбияли башлаганнан соң, «Ирек мәйданы» газетында биш бала ятим калды дигән хәбәр чыккач, Камаловлар әлеге балаларны үзләренә алырга карар итә, ләкин кирәкле документлар җыйган арада, ул балаларны туганнары алып бетергән була. Опека хезмәте гаиләгә башка дүрт бертуган баланы алырга тәкъдим итә, Камаловлар бер уйлагач кире баш тартмый, шул дүрт бертуган балаларны үзләренә ала. Шулай итеп, балалар саны тугызга җитә, бүгенге көндә иң олысына 18 яшь тула, иң кечкенәсе биш яшьтә.

Торган йорт капкасына якынлашканда, балаларның тугызы да капка төбендә әтиләренең кайтуларын зарыгып көтеп торганы күренде. Килеп туктагач, машинадан чыгуыбыз булды, балалар Азатлык хәбәрчесен уратып алып, йорт ихатасына чакырып нәрсә барлыгын, ничек көн күргәннәре белән таныштыра башлады. Ихата зур, чәчкәгә күмелгән, яшел чирәмдә төрле кош-хайваннар сыннары куелган, хәтта кечкенә балыклар йөзеп йөргән зур булмаган ясалма күл дә бар. Балаларның олыраклары шул арада үсеп утырган чәчәкләргә су сибеп алды, Максим һәм Айнур исемле малайлар асраган куяннарын күрсәтергә ашыкты: «Һәр көнне аларны бергәләп ашатабыз, карыйбыз. Йорт эшләрен бергәләп башкарырга тырышабыз», диде балалар.

Йорт ихатасында балалар өчен уен мәйданчыгы, малайларга турник та бар. Олы малайлары Максим турникта 15 мәртәбә күтәрелеп күрсәтте, аңа карап кече сеңелләре дә үз көчләрен сынап карарга булды, ләкин буйлары җитмәү сәбәпле турникка абыйлары ярдәме белән генә менә алды. «Менә бу чәчкәләрне әни белән бергә утыртабыз, өлгергән җиләк-җимешләрне бергәләшеп җыярга яратабыз. Кече сеңелләребез мәктәптә бию түгәрәгенә йөри, берәр бию өйрәнгән саен бәяләмә бирегез дип биюләрен безгә күрсәтәләр», дип сөйләде Алия исемле кызлары.

Балалар белән йорт тирәсен караган арада, хуҗабикә Илфирә Камалова чыгып балаларын төшке ашка чакырды.

— Өйдә тугыз бала булгач аш бүлмәсе дә зур булырга тиеш. Алар үзләренә кайсы җиргә утыруларын алдан билгеләп куялар. Көнчелек булмасын дип, ирем белән чиратлашып әле берсе, әле икенчесе янына утырабыз. Өстәлне тагын да зурайту нияте бар, чөнки үз балаларыбыз кайтканда сыеп бетмибез, дип сөйләде өстәл корган арада хуҗабикә.

Олырак балалар әниләре янында булышып йөрде, кечеләре өстәл артында урын алырга ашыкты.

— Ашарга пешергәндә дә бергә пешерәбез. Камырга төрелгән сосиска ашарга бик яратабыз, ул ризыкны пешергәндә кызларымның берсе камыр җәя, калганнары башка эшне башкара. Пешергәндә күп итеп пешерәбез, балалар тукланганчы рәхәтләнеп яратып ашый аны, ди Илфира ханым.

Тугыз бала арасында дүртесе һәм тагын өчесе бертуган. Максим исемлесенә быел 18 яшь тула, ул коррекция мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Башкортстанның Бакалы районында урнашкан Аграр көллиятендә пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә. Ата-анасы сүзләренчә, балага 18 яшь тулды дип аны өйдән куарга беркем дә җыенмый, чөнки балаларның барысын да аякка бастырырга кирәк. Ләкин бала 18 яшен тутырганнан соң, ата-ана һәм опека хезмәте арасында төзелгән килешү гамәлдән чыга. Гаилә башлыгы шул сәбәпле балалар белән җитди сөйләшү уздырыла ди:

— Максим белән сөйләштек. Улым, дидем, сине беркем дә өйдән кумый, йортыбыз синең өчен һәрчак ачык, дидем. Максим да миңа «Әти, мине укытып бетер инде», дип сорады. 18 яше тулды дип мин ул баланы ничек өйдән куып җибәрим? Хәлдән килгәнчә, балаларыбызны төпле итәсе килә, үз гаиләләрен корып, үз тормышлары белән яши башлаганга кадәр аларга әйдәп баручы булып торачакбыз, ди Ирек Камалов.

Ирек әфәнденең җәмәгате Илфирә ханым ятимнәр йортыннан балаларны алу фикере беренче тапкыр күршеләренең тәҗрибәсенә карап килде ди:

— Беренче балаларны 2010 елда алдык. Үзебезнең балаларыбыз укуны тәмамлап туган йортларыннан чыгып киттеләр, ирем белән икәү генә шушындый олы йортта калдык. Безнең авылда тәрбиягә балалар алучы гаиләләр күп, алардан балалар алуны күреп, сөйләшеп, икәү генә яшәп ятмыйк әле, без дә берничә ятим баланы әтиле-әниле итеп карыйк әле дигән карар кылдык. Баштан ук бәләкәйләрне алып тәрбиялисе килде һәм Алабуганың ятимнәр йортыннан ике, өч һәм дүрт яшьтәге беренче балаларыбызны алдык. Анда килеп кергәч тә «Әтием, безне алыгыз әле» дип шул балалар аякка килеп сарылды, күңел тулып китте дә, аларны алырга булдык. Үсә баргач шул балаларның акыл ягыннан аз гына тайпылыш булганы ачыкланды, үсеп җиткәч аларны коррекция мәктәбенә укырга бирдек. Вакыт узгач, балаларны тәрбияләү уңышлы бара дигән нәтиҗәгә килеп тагын бала алырга булдык. Тора-бара аларның саны тугызга җитте. Алар безгә «әтием-әнием» дип кенә дәшәләр, гел ярдәм итәләр, нинди эшкә тотынмыйк — бергәләшеп эшлибез. Балаларны алганыма бер дә үкенмим, аларны үз балаларым кебек күреп тәрбиялим. Быел малаебыз Максимга 18 яшь тула, Аграр көллиятендә тагын ике ел да ун ай укырга калды аңа, укуын тәмамларга булышып, аннан соң эшкә урнашуда ярдәм итәсе килә Максимга, чөнки ул безгә үз малаебыз кебек якын.

​Тугыз ел дәвамында бер бала да әлеге гаиләгә алынганына үкенмәде, ләкин уртак тел табу мәсьәләсендә кыенлыклар кичерергә дә туры килгән:

— Соңгы тапкыр 2014 елда дүрт бала алдык, шулардан олы кызыбыз Алия беренче вакытта елап «Мин китәм, китәм» дип интектереп алды үзебезне. Кызым белән сөйләшеп, менә приютта да китәм дип елагансың, бездә яшәп кара аз гына, бәлки ошап китәр, инде ошамаса, китәрсең, дидем. Вакыт узгач, «Әни, мин сездән китмим», дип әйтте. Бүген ул безнең өчен зур терәк, сеңелләрен, энеләрен тәрбияләргә миңа бик булыша. Ашарга пешергәндә ярдәм кирәксә, беренче аңа дәшәм. Ул минем өчен киңәшчем дә, сердәшем дә әле, ди Илфирә ханым.

Ирек һәм Илфирә Камаловларга балаларны ала башлаганнан бирле күрше тирәдә яшәүчеләрдән күңелне төшерерлек төрле сүзләр дә ишетергә туры килгән. Элек күпләп мал асраган булсалар, күрше тирәдә яшәүче кешеләрдән гайбәт сүзләре ишетелә башлагач, мал асрауны бетерергә мәҗбүр булганнар:

— Авыл җирлегендә генә түгел, районда да бала алмаган кешеләр тарафыннан төрле сүзләр ишетергә туры килде. Күпчелеге, балаларны акча өчен, яисә эш эшләтер өчен генә алалар, дип әйтә. Юк, алай түгел. Элек күпләп мал асрый идек, хәзер шундый сүзләр ишетелә башлагач, күпләп мал асрауны туктаттык. Бүгенге көндә балалар эшне белеп үсеннәр дип кенә казлар, тавыклар һәм куяннар тотабыз. Балалар үзләре теләп аларны карарга ярдәм итә. Ә инде акча мәсьәләсенә килгәндә, аларга бирелгән бөтен акча үзләренә кереп бара. Ашарга да җитәрлек алабыз, киемне дә җитәрлек алабыз, кая телиләр шунда алып барырга тырышабыз, ди Илфирә ханым.Әлеге мәсьәләгә карата Ирек әфәнде, бүгенге көндә каян һәм никадәр акча алганын ачыктан-ачык санап күрсәтеп, үз фикерен белдерде:

— Акча өчен, яисә эш эшләтер өчен алалар дип йөрүчеләр ятим бала алып тәрбияләп карамаганнар. Башта баланы алып тәрбияләп карасыннар, бирелгән акчаны санап карасыннар, тигезләп бүлеп балага тотсыннар, шуннан соң мин алардан сорармын, баеп булдымы икән дип. Мин үзем эчке эшләр министрлыгында эшләп пенсиягә чыктым, 21 мең 850 сум пенсия алам, Иске Карамалы, Күбәк авылында су буенча җаваплы һәм авыл советы шуның өчен миңа 6500 сум күчерә, Чечняда биш тапкыр булдым, аның өчен 2950 сум 78 тиен алам. Менә шул акчаларны кушканнан соң 30 меңгә якын акча җыела, шул акчага авыл җирендә мин рәхәтләнеп тора алам. Балаларга бирелгән акча өчен ай саен опека органнарына Казанга хисап бирәбез. «Акыллы» фикер йөртүче адәмнәргә тагын шуны әйтә алам: 1989 елдан бирле меңләп каз, биш йөзләп индоутка тота идек, 17 үгез, сигез сыер, 28 чучка асрый идек. Халыктан, балаларны эшләтер өчен генә алалар дигән сүзләр ишетелә башлагач, шушы малны бетердек, ди Ирек әфәнде.

Илфирә ханым үзен бик бәхетле дип саный, бәхет төшенчәсен өйдә шау-гөр килгән сау-сәламәт балалар булуда аңлый:

— Алар җәйге аланга ял итәргә киткәндә, өй бушап кала, почмактан почмакка үзеңә урын табалмыйча аптырап йөрисең кебек. Шушы балаларны аякка бастырып кеше итә алсак, шуннан да зур бәхет була алмый безнең өчен.

Әлеге вакытта Ирек Камалов йортның икенче катында җәйге вариант буларак мансарда төзү эшен башлаган. Гаилә зур булгач, төрле җиргә йөрер өчен, балалар сыярлык транспорт та кирәк. Элек бу бик зур проблем булып торган. Район үзәгеннән гаилә өчен автобус сорагач, булышудан баш тарттылар, шуннан соң Ирек Камалов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булган:

— Президент янына өч мәртәбә барганнан соң, безгә 14 урынлы автобус бүләк иттеләр. Зоопаркка барыргамы, су коенырга барыргамы, район үзәгенә барыргамы, балаларның берсен алып, икенчесен өйдә калдырып булмый. Калдыра башласак, үпкәли башлыйлар һәм бу дөрес тә түгел. Хәзер, Аллаһка шөкер, автобуслы булдык. Кая барсак та, барыбыз бергә шул автобусыбызга төялеп утырабыз да, юлга чыгабыз.

Сүз уңаеннан, барлык балаларның да үзара саф татар телендә сөйләшергә омтылганын әйтергә дә кирәк. Илфирә ханым сүзләренчә, өйләрендә татар теле өстенлек итә:

— Балаларны өйгә алып кайтканда, барысы да беренче вакытта урысча сөйләшә иде, безнең белән аралаша-аралаша татарчага күчтеләр. Татар балалары булгач, татар телен белеп, мөселман булып үсеннәр дип уйладык. Үзара кайвакыт урысча сөйләшәләр алар, ләкин күбесенчә татар теленә өстенлек бирәләр. Үзебез татар милләтеннән булгач, алар да татар булып үссеннәр дидек.

 

Мәгълүмат һәм фотолар чит ил агентлыгыннан

Бәйле