Кремль россиялеләрнең түбән керемнәре турындагы мәгълүматларга «аңлау кыен» дип җавап бирде

Росстат  россиялеләрнең ярты халкының бары тик иң кирәкле әйбергә, ягъни азык-төлек һәм кием-салымга гына, акчасы җитүен күрсәткән. РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, аңа гражданнарның керемнәре турында мондый мәгълүмат каян алынганын «аңлау кыен».

«Бу мәгълүматларны каян алалар, аңлавы кыен», — дип белдерде Песков.

Ул шулай ук моңа кадәр булган Росстат тикшеренүләрен искә төшерде, анда россиялеләрнең 80% ка якыны кирәкле әйберләрне алалмый, ә өчтән бере хәтта яңа сезонга аяк киеме сатып ала алмый, диелгән иде. Песков фикеренчә, мондый тикшеренүләрне аналитик рәвештә кабул итәргә кирәк. «Социологлар һәм галимнәр аңлатсын», – дип ассызыклады Президент матбугаты секретаре.

Элегрәк Росстат Россия гаиләләренең керемнәре турында мәгълүмат бастырган иде. Алардан күренгәнчә, гаиләләрнең яртысы азык-төлек һәм кием генә сатып алала, шул ук вакытта озак файдаланудагы әйберләргә, мәсәлән, компьютер яки суыткычка, акча җитми. Узган ел белән чагыштырганда бу гражданнарның өлеше берникадәр арткан.

Эшләмәүче пенсионерларның, шулай ук күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрнең дә керемнәре иң азы.

Россиялеләр күбрәк экономияләргә мәҗбүр, башка тикшеренүләр дә шул турыда сөйли. Элегрәк НАФИ аналитик үзәге катлаулы икътисади вәзгыять аркасында россиялеләр медицина хезмәтләреннән, күңел ачулардан һәм ялдан баш тарта дип белдергән иде. Өстәвенә, россиялеләр ял көннәрен дә ешрак корбан итә башлады: ил халкының яртысы диярлек ялларсыз эшли.

Чыганак “МК”

фото: kremlin.ru

Бәйле