Әнисе акча өчен кызларын көчләргә рөхсәт иткән

Бу коточкыч хәл Хакасиядә булган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 34 яшьлек хатын 53 яшьлек ир белән таныша. Очрашуларның берсендә хатын ирне 7 һәм 8 яшьлек кызлары белән таныштыра. Ир кызларны көчләргә тели, бу хакта сөяркәсенә хәбәр итә.

Ул хатынга акчалата бүләк вәгъдә итә һәм әниләре кызларын көчләүче кулына бирергә риза була.
Әнисе балаларын машинага утырткан. Ир аларны әнисе алдында көчләгән.

Хәзерге вакытта тикшерү тәмамланган һәм җинаять эше судка җибәрелгән. Иргә психиатрия экспертизасы үткәрелгән. Ир белән хатын 25 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

 

Чыганак: "Кызыл таң"

Фото: piter.tv сайтыннан

Бәйле