Казанда 6 машина катнашында юл һәлакәте

-- Alfia

Казан үзәгендә алты машина катнашында юл һәлакәте булган. Бу хакта шаһитлар социаль челтәрдә хәбәр итә.

Аларның мәгълүматлары буенча, юл һәлакәте бүген көндез Достоевский урамында булган. Видеода юлда ике чит ил машинасының кара-каршы бәрелешкәнлеге күренә. Һәлакәткә очраган машиналарга башкалары да бәрелгән.

«Юл-транспорт һәлакәте бүген, 1 октябрь, 83 нче йорт каршында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Тойота» «Фольксваген»га бәрелеп киткән, аннары маневр ясаганда, светофорда торган икенче «Тойота» белән кара-каршы бәрелешкән», — дип сөйләделәр шәһәр ЮХИДИндә.

Һәлакәт аркасында йөртүчеләрнең берсе аягын һәм борын сөяген имгәткән. Һәлакәттә барлыгы ике «Тойота», ике «Фольксваген», «Шкода» һәм «Хендэ» зыян күргән.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле