Ир ике баласы белән тәрәзәдән егылган: әти белән ул шунда ук һәлак булган

Хатыны аерылышу турында белдергәч, әти кеше ике кечкенә баласы белән, тәрәзәдән егылып төшә. Хокук саклау органнары версиясе буенча, ир психотроп матдәләр тәэсирендә булган.

 

«МК» билгеле булганча, фаҗига Сарытау үзәгендә 1 октябрьдә Белоглинская урамында булган. Очраклы узып баручы  күп катлы йортның 9нчы катыннан малай һәм кыз белән ир-атның егылып төшүен күреп ала. Ул ашыгыч ярдәм чакырткан да инде. Вакыйга урынына килгән табиблар 30 яшьлек Андрейны (барлык исемнәр дә үзгәртелгән-ред.) һәм аның бер яшьлек улын коткарып калырга омтылалар, әмма булдыра алмыйлар.  Дүрт яшьлек кызны хастаханәгә алып китәләр. Аның тормышы өчен табиблар көрәшсә дә, сабыйның гомерен саклап кала алмыйлар.

 

Фаҗига булган гаилә турында мәгълүмат күп түгел. Күршеләре сүзләренә караганда, ир белән хатын Белоглинскийга күптән түгел генә күченеп килгән. Аларның гаиләсе  җитеш яши дигән тәэсир калдырган. Кызлары шәхси балалар бакчасына йөргән. Әтисе бизнес белән шөгыльләнгән, әнисе сабыйларны тәрбияләгән.

 

Бу куркыныч көнне ир белән хатын чираттагы тапкыр ызгышкан. Җәнҗал вакытында хатын иренә аерылышырга җыенуын белдергән һәм өйдән чыгып киткән. Ханым өенә кайткач, фаҗига турында белгән.

 

Бу факт буенча, Сарытау өлкәсе Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының «кечкенә баланы үтерү» һәм «кеше үтерергә һөҗүм итү»маддәләре буенча җинаять эше кузгаткан. Әмма, билгеле булганча, хөкем итәр кеше юк. Полицейскийлар ир-ат наркотиклар кулланган дип шикләнә.

Чыганак "МК"

Фото: vk.com/chpsaratov

Бәйле