Очраклы хәл Алмаз Мирзаянов гаиләсенең көтелмәгән карар кабул итүенә сәбәп була

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Танылган алып баручы Алмаз Мирзаянов һәм җырчы Зөлфирә Шәйдуллина гаиләсе белән булган очраклы хәл алдан планлаштырылмаган күңелле очрашуга сәбәп булган.

«Ай ярым элек Зөлфирәм белән Туймазы шәһәренә барышлый, Сарман перекрестогында машина  туктатып торучы бер абзыйны утырткан идек. Сөйләшеп киттек. Сарманда яшәүче сеңлесеннән кайтып килеше, үзе Җәлил бистәсендәге картлар йортында яши икән. Поселок эченнән узу юл планында булмаса да, илтеп куйдык абыйны», — ди Алмаз Мирзаянов.

Әлеге абзый аның башында уй калдырып төшеп калган икән. «Бер атнадан Җәлилдә концерт куясы бар икәне искә төште! Оештыручыларга шалтыратып, концертка кадәр картлар йортында чыгыш ясарга теләк белдердек, биш куллап хупладылар. Матур итеп каршы алдылар, дөрестән дә игътибарлы хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр эшли анда. Рәхмәт аларга! Дөмбер-шатыр китермичә генә, ярты сәгатьлек концерт куйдык. Шул кыска гына арада көчле кул чабулар да, ихластан елмаюлар да, күз яшьләре дә күрдек», — дип искә ала бу җылы очрашуны Алмаз Мирзаянов.

 

Мәгълүмат Алмаз Мирзаянов инстаграмыннан

Бәйле