Әти-әнисе кечкенә кызын дуслары белән бергә көчли

Брянск өлкәсендә кечкенә кызның әти-әнисе аны дуслары белән көчли. Бу хакта Мглина район судының рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

Җинаять эше материаллары буенча, дүрт олы кеше (алар арасында ундүрт яшькә җитмәгән кызның әти-әнисе һәм аларның дуслары бар) баланы көчләгән. Шул ук вакытта балигъ булмаган кызның әтисе сабыйны мәсхәрәләгән һәм кыйнаган.

 

Кызның әнисе һәм әтисен бала тәрбияләү буенча үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәүдә, шулай ук аның белән рәхимсез мөгамәләдә гаеплиләр.

 

Бу эш буенча Суд 4 октябрьдә ябык режимда узачак.

Чыганак "МК"

фото: pixabay.com

Бәйле