Чаллы янында киселгән кеше башы табалар

-- Лейла

Полиция һәм туганнары югалган ир-атны 28 сентябрьдән бирле эзләгәннәр. «Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, кеше башын полицейскийлар 2 октябрьдә тапкан. Табылдык Тукай районының Шилнә елгасында калкып чыккан.

Тикшерү барышында мәетнең башы 28 сентябрьдә эзләнүгә игълан ителгән 53 яшьлек ир-атныкы булуы ачыкланган.

Сентябрь азагында аның яңа шәһәрнең 3нче комплексы фатирларының берсендә үтерелүе ачыклана. 53 яшьлек җинаять кылуда шикләнелүче тоткарланган инде. Аның сүзләренә караганда, ул көнне иптәше белән спиртлы эчемлек кулланган, бәхәс чыккан, һәм ул пычакка тотынган. Иптәш тормыш билгеләрен бирми башлагач, башын болгарка белән кисеп, хуҗалык сумкасында фатирдан алып чыгып, аны елгага агызып җибәрә.

Чыганак: Челнинские известия

Фото: newkuban.ru

Бәйле