Үзенә кул салган 17 яшьлек Әлмәт кызы үлем алды видеосы калдыра [видео]

-- Лейла

Әлмәттә яшәүче 17 яшьлек кызның үлеме Татарстан халкын гына түгел, ә башка төбәктә яшәүчеләрне дә тетрәндерде.

Вафаты алдыннан кыз видео яздырган. Ул бу хәлдә беркемне дә гаепләмәскә куша һәм дөньядан үз теләге белән китүен әйтә. Моны алдан сизәргә, булдырмый калырга мөмкин идеме? Бу сорауларга эксперт-психологлар җавап бирде.

“Мин чыннан да барыгызны да бик яратам! Сез миңа бик кадерле! Минем өчен эшләгән һәр эшегез өчен бик рәхмәтлемен. Мин моны эшләргә куркам, чөнки нәтиҗәсенә ышанып бетмим. Үләчәгем төгәл билгеле түгел”, — дигән ул вафаты алдыннан төшергән видеомөрәҗәгатендә.

Кыз, күз яшьләрен чак тыеп, дус кызларына мөрәҗәгать итә, үзе турында исләренә төшереп торачак бар нәрсәне дә юкка чыгаруларын сорый. Мәсәлән, блокнотларын һәм дәфтәрләрен яндырырга куша. Әмма укучы кыз әлеге коточкыч адымга аны беркемнең дә этәрмәвен әйтә.

“Мин әти-әнием, туганнарым, мәктәптәге дусларым һәм укытучылар тарафыннан бернинди дә басым тоймадым. Мин моны үз ихтыярым белән эшлим”, — дигән укучы кыз.

Фаҗига 25 сентябрьдә Әлмәттә була. Кызны үзе яшәгән күп катлы йорт янында җирдә яткан хәлдә табалар. Табиблар кулларыннан килгәннең барын да эшләгән, тик алган яраларыннан кыз шул ук көнне реанимациядә вафат булган.

“Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булганча, Татарстанның Тикшерү комитеты үз-үзенә кул салу хәленә җиткерү буенча җинаять эше ачкан.

Һәлак булган кызның якыннары һәм дуслары нинди дә булса комментарий бирүдән баш тарта. Алар әлеге хәлдән һаман да шок кичерә һәм кызның ни өчен мондый адымга баруын аңлый алмый.

Бәйле