Бичараның хыялы – кызларын кочагына алу

Испаниянең Кадис шәһәрчегеннән 53 яшьлек Хуана Муньос 10 елдан артык гадәти булмаган пыяла бинада яши. Хатын организмы химик матдәләргә сизгерлеге нык булуы нәтиҗәсендә мондый хәлдә калган. Моннан тыш, аңа фибромиалгия диагнозы куелган. Бу сирәк очрый торган авыру, ул хроник рәвештә мускул-скелет сызлавы белән характерлана.

Муньосның гаилә әгъзалары махсус саклану чараларын үтәмичә 25 метрлы пыяла бүлмәнең эченә керә алмый. Хатынның сәламәтлеген саклап калу максатында, гаилә әгъзалары белән элемтә чикләнгән. Хуананың 26 һәм 29 яшьлек ике кызы бар. Кочаклашулар, аның белән элемтәгә керү тыелган. Болар барысы ханым өчен хәвеф белән яный. Кызлар махсус әзерләнгәннән соң, аның пыяла читлегенә ярты елга бер тапкыр керү мөмкинлегенә ия. Калган вакытта алар пыяла аша аралаша. Бичараның хыялы – кызларын кочагына алу.

 

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: Lemurov.net

 

Бәйле