Бу хәл Башкортстанның Хәйбулла районында булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, 24 сентябрьдә туганнар янына 22 яшьлек кунак егет килгән, алар бергә утырып эчкән. Гадәттәгечә, ызгыш купкан. Ярсыган кунак егет туганнарның берсен бензин белән коендырган һәм ут төрткән.
Ир тереләй янган, ә ут йорт буенча таралган, шуннан җитди пешүләр белән икенче абыйсы дәваханәгә эләккән. 22 яшьлек егетнең хәвефле сәяхәте моның белән генә тәмамланмаган. 30 сентябрьдә үк ул тагын бер 20 яшьлек егет белән иптәше янында эчкән. Һәм янә конфликт килеп чыккан. Кунаклар йорт хуҗасының муенына пычак кадый һәм аны үләргә ташлап китә.
Очраклы гына килеп кергән күршесе тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта, шуның аркасында ир исән кала.
Эчеп, кеше үтереп йөрүче егетләр кулга алынган, аларга карата җинаять эше кузгатылган.
Чыганак "Кызыл таң"