Тракторчы Василийны Америкага Сабантуйга чакырдылар, юл чыгымнарын түлиләр

-- Alfia

Шушы көннәрдә «Татар тудей» порталы баш мөхәррире Рөстәм Исхаков тракторчы, блогер Василий Ивановка игътибар аз дип видеоролик урнаштырды. Аның фикеренчә, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әлеге шәхескә игътибар җитми, гәрчә ул Татарстан авыл хуҗалыгын пропагандалаучы буларак танылган авыл хезмәтчәне булса да.

Рөстәм Исхаков белдерүенчә, блогер Василийны республикакүләм Уңыш көненә чакырырга кирәк. Әлеге видеода журналист шулай дип Татарстанның авыл хуҗалыгы министры, бу вазыйфага күптән түгел билгеләнгән Марат Җәббаровка морәҗәгать итте. Инстаграмда эленгән әлеге видео астында, Америкада яшәп бизнес белән шөгыльләнүче эшмәкәр, татар активисты Илмир Әхмәтҗанов кызыклы комментарий калдырган. «Чакырмасалар, аны Вашингтон Сабантуена чакырам. Юл чыгымнарын түлим» дип яза ул.

Белешмә өчен. Тракторчы блогер Василий Иванов Кукмара районыннан. Инстаграмда Василий бары тик үзен, тракторист эшен, авыл тормышын чагылдыра. Гади авыл егетенә 30 меңләп кеше язылган. Аның видеоязмаларын бик яратып һәм зур кызыксыну белән карап баралар, күп итеп комментрийлар калдыралар.

 

Мәгълүмат: matbugat.ru

Бәйле