«Сарман»нан җырчы Зәлилә: «Хәзерге татар эстрадасында мәгънәсез…» [видеоинтервью]

-- Alfia

Татар Тудей//Татар Бүген порталы Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты, танылып килүче җырчы Зәлиләнең кызыклы якларын ачарга тырышып карый. Әлеге әңгәмәләр, һичшиксез, аны үз итеп өлгергән тамашачыларының күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз. [Беренче өлешне башлыйбыз]

– Зәлилә, синең белән әңгәмә алу көне үзенчәлекле булды дисәк тә була, чөнки иртә белән кар яуган иде. Син ничек кабул иттең бу вакыйганы? Син кышка әзерме? Беренче карны кайда күргән идең?

– Башымда гел бер шигырь йөри: “Иртә белән тышка чыксам, тараканнар кар көри”. Сентябрь азагында кар яву, сез әйткәндәй, тарихи вакыйга булды сыман. Чөнки, халык әйтмешли, беренче кар яуганнан соң 40 көн үткәч, кар ята. Димәк, октябрь азагында кыш килә дигән сүз. Һәм көтелмәгән вакыйгаларга һәрвакыта әзер булырга кирәк. Беренче карны туган ягымда күрдем. Минем өчен беренче кар бәйрәм белән күзаллана. Ул миндә тылсымлы хисләр уята.

– Тылсым дигәннән, тылсымга ышанасыңмы син?

– Ышанам. Мине әни: “Очма һавада, төш җиргә”, — дип ачулана иде. Ә бит һавада очмасаң, иҗат итү кыен. Җир кешесе булу — бастыра.

– Белгәнебезчә, синең чын исемең Зәлилә түгел. Ә чын исемең кем синең?

– Минем чын исемем — Рузилә. Зәлилә — миңа продюсерым, Рәшит Ваһапов фондының җитәкчесе Фәттахов Рифат Әхмәтович биргән исем.

– Рәшит Ваһапов фестиваленә килеп керү, клиплар төшерә башлау болар синең хыял идеме?

– Кечкенә чакта әлеге концертларны телевизордан караганда, минем дә шул сәхнәдә җырлыйсы килә иде, һәм 7-8 яшьтән үк мин артист булырга хыялланып йөрдем.

– Мактаучыларны, сүгүчеләрне ничек кабул иттең? Мәктәптә игътибар итәләр идеме?

– Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Дөресен генә әйткәндә, мәктәптә мине яратмаучылар күбрәк булды. Кечкенәдән җырларга бик ярата идем. Әни мине хореографиягә бирде. Хореография дәресләрендә касетадан музыка куеп, зал уртасында җырлый торган идем. Шуннан соң мине хореография укытучысы вокал укытучысына тәкъдим итте. Җыр сәнгатенә кереп китүем шулайрак башланды.

– Синең бу көдрәләреңне клипта күреп, Эльмира Кәлимуллинага да охшатканнар иде. Чәчләреңнең бөдрә тарихы ничегрәк?

– Чынында минем чәчәләрем туры. Ләкин мин бөдрә чәчләр турында бик хыялланам.

– Син чая кызмы? Күп егетләрнең йөрәкләрен яуладыңмы?

–Бу сорауга җавап биреп булмый(көлә). Минем уйларым иҗатта гына. Мин электән иҗатка гашыйк. Мин-карьеристка.

– Йолдызлыгың буенча син кем?

– Үлчәү.

– Димәк, синең тиздән туган көн. Татар эстрадасын беләсеңме? Кайчаннан белә башладың? ⠀

– Татар эстрадасын тыңлаганым юк. Кемнәр бар икәнен дә белмим. Миңа калса, эстраданы тыңласаң, үзеңне башкалар белән чагыштыра башлыйсың. Хәзерге татар эстрадасында мәгънәсез җырлар күбрәк һәм аларны тыңламасаң яхшырак

– Синең тиздән туган көн. Нинди буләк көтәсең? Ничек үткәрергә җыенасың?

– Мин үзем буләк ясамакчы булам. Әлегә әйтмим, сюрприз булып калсын. Мин ничектер бу бәйрәмгә тыныч карыйм, шау-шу итеп үткәргәнем юк. Мин тыныч кеше һәм шау-шу булган җирдә, үземне тынычландырырга тырышам. Һәрвакыт тыныч калсаң, нерваларың да саклана, үзеңә дә җиңел була дип саныйм мин. Бәлки миңа китаплар укуым шулай тәэсир итәдер.

/ДӘВАМЫ БАР/

Бәйле