Татарстанда кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәте

-- Alfia

Татарстанда «МАЗ» йөк машинасы һәм җиңел машина катнашындагы һәлакәттә бер кеше үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, 4 октябрь 19.00 сәгатьтә Алексеевск – Югары Колок юлында «МАЗ» автовозы йөртүчесе парковкадан чыкканда уникенче модельле «Лада» автомобиленә юл бирмәгән. Җиңел машина йөртүчесе зур тизлектә йөк машинасының артына килеп бәрелгән», – дип сөйләделәр ведомствода.

Җиңел машинаның 33 яшьлек йөртүчесе алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле