Казанда фаҗига: биш катлы йортта янгын килеп чыга

-- Alfia

Казанда күршеләре ут капкан фатирдан 77 яшьлек әбине коткарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«3 октябрь кич Повстанческая урамындагы биш катлы йортның бер фатирында янгын чыккан. Бер квадрат метр мәйданда әйберләр һәм мебель янган», — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ут белән көрәшүчеләр килгәнчә, күршеләр өлкән яшьтәге хатын-кызны урамга алып чыккан.

Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий