Синоптиклар фаразынча, 8 октябрьдән Татарстанда һава температурасының түбәнәюе көтелә.
Иртәгә республиканың күпчелек районнарында яңгырлар ява, көндез явым-төшемнәр бераз кимиячәк.
Дүшәмбе, 7 октябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Көндез 13-18, төнлә 6-12 градус булыр дип көтелә.
Чыганак: Шәһри Казан