«Болгар кызлар» төркеме солисткасы Айгөл Зәйнуллина: «Бу мыскыллауга күпме түзеп була?!»

-- Лейла

//Татар Тудей// Татар Бүген//

«Болгар кызлар» төркеме солисткасы Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире белән булган авырлыклары турында моңарчы да язган идек инде. Озак вакыт балаларын күрергә тилмереп яшәп,  алар кавышкач, ана белән бергә шатланган идек. Айгөлнең бәлаләре дәвам итә икән. Ул бу турыда үзенең инстаграмында язып чыкты. 

«- Менә шундый бәйрәм оештырды миңа элеккеге ирем укытучылар көнендә. Кыйнады, балаларны психозга җиткерде,мин хастаханәдә.

Бүген аерылышуга нәкъ 6 ел. Тик бу кеше һич кенә дә тынычлана һәм үз тормышы белән яши алмый!

Бу кешенең түләнеп бетмәгән кредитлары бар. Исерек хәлдә машина йөрткән өчен ике тапкыр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, ләкин ЮХИДИ бернинди гамәлләр дә кылмый. Газлы корал белән җәмагать эшлеклесенә аткан, суд приставына ялган гариза язган һәм шунын аркасында мине бер ни сәбәпсез генә РФдан чыгармыйлар.

Полициягә һәм приставларга ялган гаризалар язуын дәвам итә һәм барысына да балалар белән аралашырга ирек бирмим дип ялганлый. Балалар әтиләре янына төн кунырга йөри,көн саен телефон аша сөйләшә, мин суд карарын бозмыйм. Бу исемлекне тагын озак дәвам итеп була.

Суд 24 июль булды, ләкин ата-ана хокукларын чикләү турындагы суд карары әле дә гамәлгә керми. Бу мыскыллауга күпме түзеп була?! Бу кешенең адекват булмавыннан мине һәм балаларымны кем яклар”- дип өзгәләнә Айгөл.

Бәйле