Шартлаган йортта исән калган сабыйның хәле ничек? [видео]

-- Лейла

Магнитогорскида шартлаган йортта сигез айлык нарасый берничә көн җимереклекләр астында ятканнан соң, исән калган иде.

Ул озак кына Мәскәү дәваханәсендә ятты һәм савыкты.

Шулай да, реабилитация дәвам итә. Ваняның үкчәсе нык имгәнгән, аны һаман дәвалыйлар икән.

Шулай булуга карамастан, Ваня Фокин шушы көннәрдә тәүге адымнарын ясаган. Бу хакта аның әнисе социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Бәйле