Җырчы Винарисның әнисенә багышланган концертында тамашачыларны да шәп сюрприз көтә

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Винарис 11 октябрь «Уникс» залында үтәсе концертын әнисенә багышлый. Шулай ук ул тамашачыларына да сюрпризлар әзерләгән икән. 
“Йолдызлы хит-парад” проектын оештыручы, җырчы Винарис Ильегетнең тамашачыларын кызыксындырган сорауларга ачыклык кертеп, аның белән әңгәмәне сезгә тәкъдим иткән идек инде. Күпләр Винарисны үзләре өчен башка яктан ачкандыр, мөгаен.
«Минем әниемдә онкология авыруы. 11 октябрь, әниемнең туган көнендә, минем концертым була. Мин ул концертны аңа багышлыйм. Бу куркыныч авыру белән озак еллар көрәшәбез, әниемә озын гомер телим. Аңа 77 яшь тула. Концертта ул, һичшиксез, булачак», — дигән иде ул әлеге әңгәмәсендә.

Винарисның әнисе

Татар Тудей инстаграмда Винарис концертына 4 кешегә 2шәр чакыру билеты уйната.
Моның өчен инстаграмда Татар Тудейга @tatar_today һәм Винариска @vinaris_ilyeget язылырга, уен бара торган постның астына барам дип комментарий калдырырга кирәк. Җиңүчеләрне очраклы рәвештә 9 ОКТЯБРЬ 19:00дән соң сайлап алачакбыз. Киттек! Концертка санаулы көннәр генә калып бара, шуңа күрә билетлар отырга ашыгыгыз!

Бәйле