Рәмзия Закирҗанова: «Ирегезне палатага кертеп тормыйбыз, барыбер үлә, − диделәр»

-- Лейла

Артистларның күбесен сәхнәгә балачак хыяллары китерә. Татарстанның атказанган артис­ты Рәмзия Закирҗанова андый уй-хыяллар белән янып яшәмәгән. Үзенең укытучысының киңәшен тотып китә ул Казан театр училищесына.

Аны тамашачы Г.Камал исемендәге театрда эшләгән чакларын да хәтерлидер әле. Ул вакытта аңа режиссерлар чибәр, чая яшь кызлар рольләрен тапшырсалар, бүген инде артистны җитди хатын-кыз, ак яулыклы әби образларында күрәбез. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Рәмзия уйнаган рольләрне санап бетерерлек түгел. Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» спектаклендә – Миңзифа, Илдар Юзеевның «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»ында – Миннурый, Владимир Гуркинның «Мәхәббәт күгәрченнәре»ндә – Хәмдия һәм башка төрле пландагы образларга җан өрде ул.

Уйнаган рольләре төрле булса да, Рәмзия тормышта бертөрле генә. Кешеләргә карата мәрхәмәтле, ихлас булуы белән аерылып тора. Аның сабырлыгына да искитәрлек. Соңгы елларда коточкыч авыруга каршы көрәшә ул. Шулай да күңелен төшерми, яраткан сәхнәсеннән аерылмый.
Бүгенге сөйләшүебез Рәмзиянең тормышы һәм иҗаты хакында.

− Рәмзия, син бүген берсеннән-берсе кызыклы өлкән яшьтәге хатыннар образын гәүдәләндерәсең. Аларны тудырганда? кыенлыклар да булмый калмыйдыр. Ул рольләреңнең холыкларын кайлардан аласың?
− Кайбер рольләрем белән бик азапланам. Алар минем холкыма туры килми. Кайбер сыйфатларны үземнең танышларым арасындагы хатын-кызлардан алам. Урамда йөргәндә дә, базарга барсам да, кешеләрне күзәтеп йөрергә яратам. Аннары репетиция вакытында режиссерыбыз Ренат Әюпов ярдәме белән образ килеп чыга.

− Сәхнәдә үз язмышыңа охшаш роль уйнаганың булдымы?
− «Ак чәчәкләр» фильмында авыру хатын Дилбәр ролен уйнаганда, мин шундый халәттә идем. Шуңа күрә миңа анда уйнарга да туры килмәде. Үз-үземне гәүдәләндергәндәй булдым.

− Кайсы гына татарча фильмны карасаң да, анда Рәмзия Закирҗанованы күрәбез. Аларның санын үзең генә беләсеңдер. Фильмнарга төшү белән ничек мавыгып киттең? Аларны караганда нинди хисләр кичерәсең?
− Иң элек мине режиссер Әхтәм Зарипов күреп алды. Аннары Нурания Җамали, Рамил Төхвәтуллин, Камил Зәйнуллин, Фәрит Дәүләтшин төшергән фильмнарда уйнадым. Уйнаган рольләремне беркайчан да санаганым юк. Аннары үзем уйнаган фильмнарны карарга яратмыйм, чөнки кимчелекләремне күрәсем килми. Гомумән, үткәннәр белән яшәмим. Үзем өчен иң кызыгы – бүген эшли торганы. Әле шушы арада гына төшерелеп беткән «Зөләйха күзләрен ача» фильмына кастинг аша сайлап алдылар. Мин анда Мулла хатыны булып уйнадым. Мәскәү артистлары белән бергә төшү бик кызык булды. Фильм артистны популярлаштыра, халык күбрәк таный башлый. Тиздән тамашачы әлеге киноны телевизордан күрә алачак. Әле быел җәен Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» дигән әсәре буенча Рамил Фазлыев белән үзбәк режиссеры Рәшид Маликов төшергән «Сөмбел» дигән фильмда Сания ролендә уйнадым.

− Син, беренче чиратта – театр артисты. Шулай булгач, режиссерның рөхсәте дә кирәктер…
− Ул яктан Ренат Әюпов беркай­чан каршы килми, ирек бирә. Ул үзенең артистларын ярата, хөрмәт итә белә. Китәргә туры килгәндә, репертуарны җайлаштыра. Аңа рәхмәттән башка сүз юк.

− Сезнең театрда шактый гына драматургларның әсәрләре куела. Үзеңә кайсы авторлар якын?
− Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев кебек классикларның пьесалары ошый. Урта буын драматурглардан Әмир Камалиев иҗаты үзенчәлек­ле.

− Рәмзия, «Кичер мине, әнкәй!» спектаклендә син сеңлесенең улын тәрбиягә алган хатын − Миңзифа ролендә тамашачыны тет­рәндерерлек итеп уйнадың. Әгәр чынбарлыкта шундый хәл булса…
− Үзем дә шулай булдыра алыр идем. Туганыңның баласын ятим итеп буламы соң?!

− Сиңа гомер юлыңда шактый гына кайгы-хәсрәтләр дә кичерергә туры килде. Адәм баласы авырлыклар кичерсә генә тормышның кадерен белә, − дигәннәре белән киле­шәсеңме?
− Үземнән чыгып әйтә алам, чыннан да, авыр хәлләрдән соң тормыш кадерен ныграк белә башлыйсың. Кызыбыз кечкенә чакта ирем Ленар белән минем күз алдында юл фаҗигасенә очрадылар. Табиблар: «Ирегезне палатага кертеп тормыйбыз, барыбер үлә», − диде. 21 көннән соң өйгә алып кайтып тәрбияләдем. Аллага шөкер, берничә айдан аякка бас­ты. Ленар белән бергә яшәвебезгә 30 ел булды. Ике бала тәрбияләп үстердек. Оныгыбыз быел беренче сыйныфта укый башлады.

− Ленар Гыйльметдинов үзе дә сәнгать кешесе. Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнә?
− Ул − рус Яшь тамашачы театрында баш рәссам булып эшли. Киноларда төшә, спектакльләрне бизи. Салават Фәтхетдинов концертын бизәүдә дә катнаша.

− Син башка театрларда булган премьераларга еш йөрисең. Аларга тәнкыйть күзлегеннән карыйсыңмы?
− Мин аларның кимчелекләрен күрсәм дә, акларга тырышам. Әйбәт булса, шатланам, начаррак икән, икенче тапкыр әйбәтрәк булыр әле, дип уйлыйм. Кешеләрдә дә иң элек уңай сыйфатларны күрергә тырышам.

− Рәмзия, бүген кешеләр арасында «чын дуслык» дигән төшенчә югала бара сыман.
− Шатлыкларны, кайгыларны бүлешергә дә дуслар кирәк. Аллага шөкер, минем эштә дә андый дусларым бар.

− Үзеңә хыянәт иткәннәре булдымы?
− Дуслар хыянәтен дә күрдем. Иң авыры шул. Син ул кешегә ышанасың, эч серләреңне сөйлисең, ә ул синең ышанычыңны җиргә салып таптый. Шулай да, чын дуслар барыбер синең яныңда кала.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле