Хәерчегә берничә капчык акча нәрсәгә?

Һиндстанның Мумбай шәһәрендә бәхетсезлек очрагы теркәлгән: поезд көпчәкләре астында калып, Бидичанд Панамарам Азад исемле кеше һәлак булган һәм полиция бу эшне тикшерә башлаган.

Шаһитлардан сораштырып, хокук сакчылары үлгән ирнең хәерче сукбай булуын ачыклый. Ул озак еллар хәер сорау исәбенә генә яшәгән. Тирә-юньдә аны барысы да белгән һәм ярдәм итәргә тырышкан: кем акча, кем ашарга биргән.
Тик ир алай ук ярлы да булмаган икән. Полицейскийлар аның торагына килгәч, аларның игътибарын дивар буенда торган капчыклар җәлеп иткән. «Аларга вак тимер акчалар тутырылган булып чыкты», дип яза “India Today”.

Бу акчаларны полицейскийлар сигез сәгать буе санаган. Нәтиҗәдә, Бидичандның бөтенләй ярлы булмавы ачыклана. Капчыкларда ул 1,7 миллион рупия саклаган, бу якынча 24 мең доллар тәшкил итә. Ир ни өчен бу кадәр акча җыйган һәм аны тотынмаган — монысы сер булып калган.

Хәзер полицейскийлар табылган акчаны тапшыру өчен аның туганнарын эзли.

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: “India Today” сайтыннан.
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий