Кара битлек белән туган балага беренче операция ясалды

Америкада яшәүче нәни кызчыкны дәвалау өчен әнисе Русиягә алып килде.Луна Феннер гадәти бала түгел, аның тумыштан меланоцитар невусы бар. Ул битендә битлек кебек кара тап белән туа.

Кызның әнисе әйтүенчә, Америка табиблары баланы дәвалау өчен йөзләгән операция ясарга туры киләчәк һәм бу дүрт елга сузылачак, дигәннәр. Краснодарның табиб-онкологы Павел Попов исә алты айлык сабыйны 18 ай эчендә таптан арындырырга вәгъдә иткән. Табиблар зарарланган урында махсус препарат белән яңа тире “үстерә”, аннан лазер хирургиясе ярдәмендә пигмент тапны кечерәйтә.

Краснодарның лазер һәм фотодинамик терапия махсуслаштырылган клиникасы җитәкчесе Павел Попов сүзләренә караганда, Америка кызын дәвалаганда кулланылучы технология алты-сигез операция ярдәмендә аның битендәге миңне бетерергә мөмкинлек бирә. Табиблар кызга беренче операцияне ясаган да инде һәм ул уңышлы килеп чыккан.

Чыганак «Кызыл таң»

Бәйле