Башта хатынын үтергән, аннары үзен…

Узган атнада Уфаның Дагыстан урамында 32 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган иде. Әмма үз-үзенә кул салганчы, ул 10 ел «гражданский брак» белән яшәгән хатынын да үтергән. Бәхеткә, бу гаиләнең балалары булмаган.

Тулай торакта яшәүче гаиләнең күршеләре әйтүенчә, ир элек тә еш кына хатынга кул күтәргән булган. Хәтта аларга полиция чакыртырга да туры килгән. 30 яшьлек Айсылу республиканың бер районыннын башкалага күчеп килеп, полуфабрикатлар җитештерү цехында эшләгән. Бүлмә өчен ул үзе генә түләп торган. Үләр алдыннан күз яшьләре белән күршеләренә иреннән зарланган булган.

Чыганак "Кызыл таң"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий