Әлмәт районында юл һәлакәте, 3 кеше җитди зыян күрә

-- Alfia

8 октябрь Казан-Оренбург-Акбүләк юлында юл һәлакәте була. Анда 3 кеше җитди зыян күрә.

Камаз йөртүчесе хәрәкәт итү барышында куркынычсыз тизлекне сакламый һәм идарәне югалта. Шуның нәтиҗәсендә ул каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, Форд Транзит автомобиле белән бәрелешә. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шофер һәм Форд пассажиры хастаханәгә озатыла.

 

Мәгълүмат һәм фотолар: almet-rt.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий