- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Кечкенә улын үтерүдә һәм икенче баланы үтерергә омтылуда шикләнелүче Чаллы кешесенә берничә экспертиза, шул исәптән психологик-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Чаллы бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.
32 яшьлек Чаллы хатын-кызына суд-медицина, дактилоскопик һәм криминалистика экспертизаларын узарга туры киләчәк. Аңа психологик-психиатрик тикшерү дә билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча, нинди дә булса тайпылышлар булу-булмавы ачыкланачак.
«Татар-информ мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Автошәһәрнең 59нчы комплексында гадәттән тыш хәл көнчелек нигезендә булырга мөмкин.
9 октябрь күчмә суд утырышында хатын-кызны кулга алдылар – ул хастаханәнең махсус палатасында сак астында булачак.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar