«Ни хакың бар синең мине, кызыңны ятим калдырырга?! Син китәрсең лә китүен… Ә без?»

-- Лейла

“Эх, үзебезнең якларның матурлыгы!…” Шәһәрдән белем арттыру курсларыннан кайтып килүче Айдар ярыйсы гана тизлектә барган автобус тәрәзәсеннән иген басуларына, каршыга йөгергән яшел урманнарга карап соклана-соклана кайта торгач, тукталышка килеп җиткәнен сизми дә калды. Авылдан чыгып китүенә бер ай гына чамасы, гүя, бер ел үткән! Ничек сагындырдың, авылкаем! Флүзәсе дә көтә торгандыр… Кызы да бүләк көтә… Ул олы юлдан күренеп торган авылына бераз елмаеп карап торды да, тукталыш эскәмиясенә куйган чемоданына үрелде. Тизрәк өйгә, тизрәк, тизрәк…

“Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды… Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы…

Айдар белән Флүзәнең тормыш юлы икегә бүленде. Юл буендагы тукталышка хәтле йөгерә-шаяра диярлек бергә атлаган тыныч, якты, бәхетле гомер сукмагы… Һәм фаҗигалы тукталыштан соң атлыйсы да килмәгән биек, текә, упкынлы, таш-кыялы үр… Авылның, районның иң күренекле, сәләтле, асыл ир-егетләренең берсе саналган яшь ир, гайләсе белән сокланырлык яшәп ятканда, көтмәгәндә кеше кулына калды. Хыял-өметләр челпәрәмә килде. Эшләгән чакта тормышына мәгънә салган мәктәп, күренеп, йөрәкне телмәсен өчен, тәрәзәгә калын пәрдәләр эленде. Кояш нурлары тәрәзә пыяласына бәрелеп, бүлмәгә керә алмыйча сындылар. Шаян яңгыр тамчылары караңгы, ябык бүлмәдә яткан Айдарга шакып-шакып карадылар. Өй алдындагы чаган яфраклары, нидер серләшә-серләшә, кыштырдый-кыштырдый коелдылар. Тик ул аларны ишетү, күрү халәтендә түгел иде…

Мәктәптә ана теле һәм әдәбияте дәресләрен алып барган Флүзә дәресләре бетүгә тизрәк өенә атлады. Тиз генә чыгып китәрмен димә мәктәбеннән дә. Балаларга белем бирүгә караганда, язу-сызу эше вакытны күп ала. Кайбер балаларга өстәмә белем бирү кирәк. Өендә гарип ире көтмәсә, куна-төнә эшләргә дә риза Флүзә. Күңеле бик төшенке шул иренең. Шул йөрәкне телә. Урында гына кеше күзенә тилмереп ятмаса да, һаман ияләшә алмый Айдар бу халәтенә. Һаман кабул итә алмый аның ирекле күңеле инвалид коляскасының читлеген. Килешә алмый бу аяныч хәле белән. Үзенә дә бик авыр икәнлеген иренә белгертмәскә, йөзенә чыгармаска тырышып, бала урынына карый аны Флүзә. Тик алдап буламы соң унсигез ел буе бергә яшәгән иреңне?! Беркөн Айдар теләр-теләмәс кенә ашап утырган җиреннән хатынына: “Син, булмаса, ярты гәүдәле кеше белән гомереңне заяга үткәрмә. Юньле кеше очраса, бәйлә язмышыңны”, — диде, калагын ашында болгата-болгата. Флүзәнең сискәнеп киткән карашын да күрмәде кебек. “Ә мин очраттым инде гомерлек кешемне”, — дигәнен дә ишетмәде бугай. Кызлары Сөмбелнең: ”Әти, ни сөйлисең инде тагын?!”, — дип, ашаган калагын өстәлгә ташлап, бүлмәсенә чыгып киткәнен дә шәйләмәде кебек. Үз эченә йомылган ирен ничек чыгарырга инде бу халәтеннән? Ул ышанырлык нинди сүзләр табарга? Башына төшкән бәләдән иңнәре бөгелмәсен өчен үзенә кайдан көч, ярдәм алырга Флүзәгә?..

…Флүзә уйлана-уйлана, авыр гына атлап, болдырдан менде. Аяк киемнәрен сала башлаган иде, борынына килеп бәрелгән газ исенә бераз аптырап торды да, уктай атылып, өйгә керде. Газы шыр ачык газ плитәсен тиз генә борып, идән уртасында ушсыз яткан ирен өй алдына чак сөйрәп чыгара алды хатын. Күкрәгенә төя-төя елаган иренең сулыш алганын күргәч, фельдшерга чыгып йөгерде.

Айдар тагын хастаханәдә ушына килде. Шул ук ак түшәм, буяулы стена, пыяла плафоннар… Табиблар һәм шәфкать туташлары гына икенче. Алар тагын Айдарның гәүдәсенә җан өрделәр. Тик гәүдәсе кыймылдаса да, җаны гына бу дөньяга кайтырга карышты. Яшисе килми иде аның. Кызыклы түгел иде аңа бу дөньяда.

…Күзләрен йомып яткан Айдар өстендәге юрганын кемдер төзәткәләгәч, керфекләрен күтәрде. Хатыны Флүзә, күз яшьләрен тыя алмыйча, ярым пышылдап, Айдарның караваты янына чүгәләде.

 

— И, Айдар! Ни хакың бар синең мине, кызыңны ятим калдырырга?! Син китәрсең лә китүен… Ә безгә ничек яшәргә? Саклый алмадык сине, дип гомергә кайгыда коеныргамы? Синсез ничек яшәргә? Кызыңның, туганнарыңның, укучыларыңның күзенә ничек карармын мин, үзеңә берәр хәл кылсаң?

Бармакларын авырттырыр халәттә кысып, кулларыннан күзен алмаган Айдар дәшмәде.

“Китүе дә җиңел түгел шул… Яшәве тагын да авыррак бу килеш, Флүзә…” Төшләрендә үз аяклары белән печән чапкан болыннарда йөгергәнен сөйләсенме ул хатынына? Җылы елга суында, аяк-кулларын җәеп, күккә карап чалкан ятканын?.. Төшләрендә кояшта кызган тузанлы юлдан яланаяк чапканын сөйләсенме? Менә ул, алты яшьлек шук малай, җылы, йомшак тузанга ялан тәпиләре белән пырхылдатып баса да, иптәшләре артыннан йөгерә. Чаба-чаба аяк табаннары кыза бара. Ялан аякларны ялкын теле ялмый башлый… Алда йөгергән малайлар юк була… Салкын тир баскан Айдар, аякларының үтереп сызлавына ыңгыраша-ыңгыраша, уянып китә. Аяклары юк, ә нигә сызлыйлар соң алар шул хәтле? Айдар үз-үзенә ышанмыйча, аларны тотып-тотып та карый. Булмагач, ничек болай авырталар алар? Ул бит аларны тубыгына хәтле, чәнти бармакларына хәтле сизә. Һәр күзәнәген сизә. Тик нигәдер кыймылдатып кына булмый.. Аңламыйсың шул хәлләремне, Флүзә….

…Әтиләрен өйгә алып кайткач, кичен аның янына, китап-дәфтәрләрен күтәреп, Сөмбел керде. “Әтекәем, аңлат әле бу мисалны, зинһар”, — дип, алдына, сорап та тормыйча, дәфтәрләрен җәеп салды. Математика-физика фәннәрен укыткан әтисе башта аны аңламагандай карап торды да, күзләрен алдындагы дәреслеккә төшерде. Гәүдәсе ярты гына булса да, акыл-зиһене үз урынында аның. Кызы аңламаган теманы тиз генә аңлатып та бирде. Икенче көнне Сөмбел дус кызын ияртеп килде. Ә бер атнадан ишекне мәктәп директоры Сәви Рәхимович шакыды. “Син, егет, үзең беләсең. Мәктәптә укытучылар җитми. Балаларга үз фәннәрең буенча өстәмә белем бирү синең өстә. Хезмәт хакы да билгеләрбез”, — дип, Айдарның ризалыгын да көтмичә, бүлмәгә укучылар өчен мәктәптән ике өстәл, урындыклар китертте. Ул кичне Айдар кулына күптән тотмаган китапларын алды. Балалар… Ничек оныткан Айдар алар турында?.. Онытуын онытмады ул аларны. Класс тактасы янына элеккечә үз аякларына басып, үзенә төбәлгән дистәләрчә күзләргә карап аралаша алмавы гына бәгырен кисә шул….

Шулай, Айдар әкренләп үз өендә балаларга дәресләр бирә башлады. Төшенкелеккә бирелергә вакыты азайды. Ул бит үзен беркемгә дә кирәкмәгән ит кисәге итеп саный башлаган иде. Юк!!! Кирәк ул кешеләргә! Гомер иткән юлдашына кирәк! Кызына кирәк! Балаларга кирәк! Аларның әле барысы да алда. Укырга керәселәре бар. Зур тормыш юлына атлыйсылары бар. Айдар алар язмышына үз өлешен әз генә кертсә дә бәхетле! Үзе укыткан укучылар район бәйгесендә җиңеп кайткач, Айдарның сагышлы күзләренә җан керде. Эх, шайтан алгырлары! Булдыралар бит! Күп кирәкмени бәхет өчен! Икенче көнне алар җиңүчеләр белән ирешкән уңышны “юдылар”. Флүзә тәмле бәлеш пешерде, тәм-томнар куйды, чәй ясады. Айдар үсмерләргә бер-бер артлы сораулар яудырды. Балалар, берсен-берсен бүлә-бүлә, бәйге турында сөйләделәр.

Флүзә… Аның мәрхәмәтле, изге тормыш юлдашы… “Гомерлек гарип янында, дөньяны күрмичә, шушы йорт эчендә чикләнеп, гомерем заяга үтте, дип кызганмассыңмы, Флүзә?”. Хатыны туры җавап бирмәде. Бераз уйланып торды да: “Айдар, мин шуны гына беләм. Мин синең урыныңда булсам, син мине ташламас идең…”. Күзләрен дым сарган Айдар, хатынының кечкенә кулларын учларына алып, иреннәрен тидерде. “Беләсеңме, Айдар, һәркемнең дә тормышында үз тукталышы була. Синең белән миңа, димәк, язмыш шундый тукталыш язган. Ярар, ни кыласың, әзрәк тукталып алдык та, тагын алга киттек. Юллар өзелмәде бит әле безнең…” Бүлмәдән чыгып барган җиреннән борылды да: “Ни булса да бергә…”, — диде.

Вакыт кына, бернигә дә карамый, алга йөгерә. Аның кешеләрдә эше юк. Ак бураннарын җигеп, кыш йөгертеп узды.

Кар астында ерганаклар ера-ера, ташкын суларда уйный-уйный, тәбигатьне уятып, яз җәйгә килеп кушылды. Рәхимле җәй тирә-якны тагын үз кочагына алды. Айдар абыйлары яшәгән йорт капкасыннан шаярыша-көлешә бер төркем яшьләр кереп килә. Югары уку йортына кергәндә биргән белеме, күрсәткән кешелеклеге өчен яраткан укытучыларына бик зур рәхмәт әйтәселәре бар аларның…

Чыганак: Ялкын

Бәйле