Казанда 18 яшьлек егетнең гомере өзелүгә китергән юл һәлакәте

-- Alfia

Казанда әйләнгән «Лада»ның алгы тәрәзәсе аша очып чыккан 18 яшьлек егет һәлак булган. Бу хакта Казанның юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәте.

 

«Юл һәлакәте 11 октябрь төнге өчтә Вишневский урамында булган. «Гранта»ны йөртүче Калинин урамы ягыннан зур тизлектә килгән. Ул каршы як полосага чыккан һәм коймага бәрелгән. Бәрелүдән автомобиль әйләнеп капланган, ә егет тәрәзә аша чыгып очкан», — дип сөйләделәр оешмада.

 

Егет алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында вафат була. Аның пассажирлары — 19 яшьлек егет һәм 18 яшьлек кыз хастаханәгә салынган.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле