Әти булу бәхетен тоярга насыйп булмый — Татарстан артистының театр бетәр алдыннан гомере өзелә

-- Alfia

Казанның Яшь тамашачы театры зур югалту кичерә. Достоевскийның «Бал.Бесы» спектакле бетәргә 10 минут кала Татарстанның атказанган артисты Арсений Курченковның гомере өзелгән.

Артистның хезмәттәшләре шок хәлендә, бу Степан Верховенский ролендә Арсенийның беренче һәм соңгы чыгышы булган.

«Реальное время» хәбәр  иткәнчә, алар хатыны белән белән беренче сабыйларын көткәннәр. Тик 42 яшендә бакыйлыкка күчкән артистка әти булу бәхетен тоярга насыйп булмый кала.

Аны соңгы юлга үзе туган һәм үскән Дәрвишләр бистәсеннән озатырга җыеналар.

 

Мәгълүмат һәм фото: shahrikazan.ru

Бәйле