“Кондукторны үтерәләр!”:  исерек пассажир кондукторга ташлана

-- Лейла

11 октябрь иртән 49нчы автобуста гадәттән тыш хәл булган: исерек пассажир кондукторга ташланган.

Автобус йөртүче сүзләренә караганда, ул пассажирлар тукталышында утыртып, ишекләрне япкач, салоннан «ишек ачу үтенече» дигән сигнал килеп ирешкән, ул ишекне ачкан, тик шуннан соң автобустан берсе дә чыкмаган.Шунда ук  бер пассажир ханым  автобус йөртүчесенә мөрәҗәгать итә.

«Кондукторны үтерәләр!”- дип кычкыра. Шофер шунда ук салонга йөгерә. Анда ниндидер ир-ат кондукторга һөҗүм итә. Машина йөртүче һәм пассажирлар ирне автобус салоныннан әйләндереп алып чыктылар, полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырттылар.

Чыганак: kazan.aif.ru

Бәйле