Анастасия Заворотнюкның кызы һәм башка дуслары журналистларга җавап кайтара [фото]

-- Лейла

//Татар Тудей//

Актриса Анастасия Завортнюкның кызы Анна үзенең һәм әнисенең  Instagramда битендә хәбәр бастырган, анда ул авырудан җәфа чигүче артистканы яклап, Instagram  бите  оештыручыларга рәхмәт белдергән.

 

Ул ассызыклап үткәнчә, бу аккаунт булдыру файдалы, чөнки ул массакүләм мәгълүмат чараларындагы ялганга каршы ясаган аккаунт. Әмма “роботлаштырылган”  система контентны фильтрацияли алмый һәм әлеге сәхифәне блоклап куя. Бу битне торгызу мөмкин түгел, гәрчә аңа шулкадәр кеше кушылса да, дип билгеләп үттә Анна.

Анастасия белән озак еллар эшләгән хезмәттәшләре актрисаның хәле буенча репортерларның сорауларыннан ярсып китә. ⠀

Әйтик, «Моя прекрасная няня» сериалын төзү башында торган режиссер һәм актер Алексей Кирющенко Заворотнюкның сәламәтлеге турындагы сорауга катгый рәвештә җавап биргән.⠀

«Сезгә әйттеләр бит, гаиләгә кысылмагыз! Сезгә шундый ук язмыш телимме? Кулым җиңел!»- дип белдерде Алексей.⠀

— Алексей, Без сезгә Анастасия коллегасы буларак мөрәҗәгать иттек.⠀

— Чиркәүгә мөрәҗәгать итегез! Уйланыгыз. Үзегезне Настя урынына куегыз һәм эшгезне алыштыру турында уйланыгыз. Ә сез бит шакаллар кебек!  Сезнең  эшегез  юкмы? Минемчә, сөйләшү тәмам!” –дип җавап кайтара ул журналистларга.

Бәйле