Казан үзәгендә машина яна [видео]

-- Лейла

Шаһитлар Казан үзәгендә ут белән капланган автомобильне видеога төшергән. Видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

«Бүген, 11 октябрь 10.41 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру  112 номерына Ротор урамында автомобиль януы турында хәбәр килгән»,-дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә. Утның 10нчы модель «Лада» мотор отсекында чыгуы ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны сүндерәләр. Янгынның мәйданы 2 кв.метр тәшкил иткән.

Чыганак: Татар-Информ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий