9 яшьлек кыз үтерелгәннән соң үлем җәзасы кертүне сорыйлар [видео]

-- Лейла

Сарытауда 9 яшьлек кыз үтерелгәннән соң үлем җәзасы кертүне сорап петиция урнаштырылды. Моннан тыш берничә депутат та мондый тәкъдим белән чыкты.

Сарытау шәһәрендә 9 яшьлек мәктәп укучысы гаражлар арасында үтерелгән килеш табылганнан соң интернетта Русиядә үлем җәзасы кертү таләбе белән петиция чыкты. Текст авторлары балаларга каршы җинаять кылу дәлилләнгән очракта үлем җәзасы куллану яки гарантияләнгән гомерлек төрмә бирүне сорый. Алар шулай ук «педофилларның психиатрия ярдәмендә аклануга хокуклары булмаска тиеш» дип саный. Сигез сәгать эчендә петицияне 10 меңгә якын кеше имзалаган.

Моннан тыш Русия Думасында Сарытау өлкәсеннән сайланган депутатлар Ольга Алимова (КПРФ) һәм Евгений Примаков («Бердәм Русия») кайбер авыр җинаятьләр өчен үлем җәзасын кайтаруны тәкъдим итә. Примаков Facebook-та «Үлем җәзасын кайтарырга кирәк» дип язды. Алимова Instagram-да «әгәр үлем җәзасына педофиллар, үтерүчеләр, көчләүчеләр, террорчылар хөкем ителсә, безнең йортларга кайгы килмәс иде. Демократия һәм толерантлык уены белән мавыктык», диде.

9 яшьлек Елизавета Киселева 9 октябрь мәктәпкә барганда югала. Ике тәүлек эчендә аны эзләшергә Сарытауның берничә мең кешесе чыга. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, кызның үле гәүдәсе 11 октябрь төнгә каршы гаражлар арасында табыла.

Гаражлар янына халык җыелган. Анда полиция тикшерү уздырган, үтерүдә шикләнелүче дә алар белән булган. Моңа кадәр көчләү өчен утырып чыккан 36 яшьлек әлеге ир җинаять кылуын таныган дип белдерелә. Сарытау кешеләре аны хөкемсез җәза бирү өчен халыкка тапшыруны таләп итеп митинг оештыра. Кешеләр полиция машинасына һөҗүм итә башлый, полиция газ кулланырга мәҗбүр була дип яза «Baza» һәм «Mash» телеграм каналлары.

Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин ​кызны үтерүне тикшерүдә ярдәм өчен Сарытауга тикшерүче-криминалистлар җибәргән.

Чыганак: Чит Ил Агентлыгы

Бәйле