Элек – тальян, хәзер… Авыл яшьләре ничек ял итә?

-- Лейла

“Кич чыгар алдыннан урын-җирне җәеп калдырам”

Яшьтәшләремнең күбесе кич чыгуны менә ничек күз алдына китерә: авылда эшләр беткәч, мунча кереп чыгасың, машинаң булса, рульгә үзең утырасың, булмаса, машиналы иптәшеңә ватсаптан: “Килеп ал!” – дип хәбәр саласың да, клуб тирәсен әйләнәсең. Яшьләр әйтмешли, “движ” булмаса, күрше авылга, район үзәгенә барып кайтасың. Әгәр анда да әллә ни юк икән, машина багажнигын ачып, шунда утырып, кальян тартасың. Бөтен авылны дер китерерлек музыка кушу – мәҗбүри гамәлдер. Бик осталары исә кич чыгуны табигатьтә утыру – шашлык, уха пешерү дип атый. Анда да кальянсыз булмый, әлбәттә.

Кайбыч районыннан Булат Гарифуллин хәзер инде кич чыгып йөри торган яшьтән узган. Яшь чаклардагы хатирәләрне барлап, менә нәрсә ди ул:
– Кичке тугызлар җитәрәк, бездән берничә йорт астарак яшәгән күршеләргә җыела идек. Эскәмиягә, яшел чирәмгә утырып, кәрт уйныйбыз. Шул вакытта ук телефоны булганнар, музыка кушкандыр инде. Яшь буенча бездән шактый зурраклар безгә төрле куркыныч нәрсәләр сөйли иде. Әле аннары бик озак, өйгә кайтканчы шуларны уйлап, куркып йөрисең.

Азрак кына шукланмасаң, кич чыгу буламы инде ул? Булат та дуслары белән, караңгы төшкәч, алма басарга йөргән. “Суфия исемле карчыкның бакчасыннан яшел алма җыеп чыга, аннары шуны тозга манып ашый идек. Ул күрмәсен дип иң кичке вакытны сайлыйбыз бит әле! Аның бакча башында иске, ишелгән кара мунчасы бар иде. Курыксак та, кызыксынып, шунда йөрүләребез исемдә. Зурраклар тагын безне “җеннәр яши анда” дип куркыта… Без әле, кич чыккач, качышлы уйный, футбол тибә идек. Хәзер яшьләр җыелып сыра эчә дә, кайтып китә…” − дип сөйләде Булат.

Биектаудан Фәнүзә Сираҗиевага исә авылда ял итү урамга чыгу түгел икән.
– Минем өчен чын ял – авылда мунча керү, чабыну, чыккач, бал белән тәмләп чәй эчү. Әй, җаным, кич чыкмаганга!.. Элек клубка йөри идек. Менә шул чакта өйдәге идәннәрнең кайсы шыгырдый, кайсы юк – өйрәнеп бетәсең инде. Мин кич чыгып киткәндә, өйнең ишеген, кайтып кергәч, тавышы ишетелмәсен дип, ябып бетерми идем. Урынны да алдан җәеп калдырам. Безнең авылга шәһәрдән бер кыз кайта иде. Әй ярата иде инде ул кич чыгарга! Тик дәү әнисе каршы килгән чаклар еш булды. Хәйләсе бар шул кызның: сәгатьне ике-өч сәгатькә күчереп куя иде ул. Озак алдалый алмады, дәү әнисе сизде моны, – дип сөйләде Фәнүзә.

“Кич чыгулар хәзер эчү белән башлана һәм шуның белән дәвам итә. Башта эчәләр, аннан клубка баралар. Анда инде музыка һәм өстәл теннисы көтә. Ди-джей – кем тели, шул. Машинада да, җәяү дә урам урый алабыз. Шәһәрдә исә төрле күңел ачу урыннарында ял итәбез. Гадәттә, анда да караоке һәм кальян инде”, – диде Актаныштан Илнур Ш.

Күпләр өчен кич чыгу кальян тартуга кайтып калды шул. Мамадыш районының Уразбахты авылыннан Айсылу Гасыймова да шундый фикердә. Үзләре исә, урамга чыксалар, башта клубны дер селкетеп бииләр, ул да ябылгач, урамга йолдыз санарга чыгалар икән. Еш кына табигатькә чыгып, шашлык кыздырып, учакка карап та ял итәләр. “Клуб иртә ачыла, иртә бикләнә. Безнең сәгать унда ук китәсе килми бит әле. Бездә алай аерым яшьләр өчен чаралар оештырмыйлар, анысы”, – ди Айсылу.

Ә менә Әгерҗедән Айнур Әхмәдиев ял итү өчен түгел, эшләргә дип авылга кайта икән. “Без энекәш белән майдан ноябрьгә чаклы авылда. Җиләк үстерәбез, сезонлы бизнес. Алты ай дәвамында эшлибез, ял итәргә Казанга барабыз”, – ди ул. 6-7 еллап кич чыкканы юк икән Айнурның. Сәбәбен болай аңлата:
Кызганыч, соңгы вакытта кич чыгу сыра яки аннан да катырак эчемлек куллануга кайтып кала. 13–17 яшьләрдә кызык иде ул. Ул чакта җәйнең 90 көнен кичке алтыдан сигезгә кадәр футбол тибеп, ә аннары урамга чыгып үткәрә идек.

Мәдәният йорты дискотека урыны гына түгел
Хәзерге авыл яшьләре генә ялларын эчеп, тартып кына уздыра дигән фикер ялгыш булыр иде. Андый “шуклыклар” элегрәк тә булган.

Җырчы Фирдүс Тямаевка “Яшь чагында кич белән ни эшли идегез?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Турысын бәреп әйтүче Тямаев: “Алма бакчасына керә идек тә, эчә идек”, – дип җавап кайтарды. Әмма барысы да “культурно” булган ул чакта. Мәсәлән, егетләр, йодрыклары кычытып, әйткәләшеп алуга җитсә дә, күмәкләп кыйнашулар булмаган, бергә-бер чыгып, гадел “көрәш”тә җиңүче ачыкланган. Ахырдан кул бирешеп, таралышканнар.

Без дискотекалы, гармунлы, гитаралы, учаклы бердәм заманга эләктек. Яшьләр җырлап, гармун тартып утыра иде. Без ихлас, нәрсәгә дә шатлана торган буын булдык. Хәтта бер-беребезнең киемнәрен алмашып кия идек. Өлкәннәр кечерәкләрне рәнҗетми, кечкенәләр зурларга каршы сүз дәшми, “энем”, “абый” дип дәшәләр иде. Ә хәзер яшьләрдә агрессия көчле. Кальян гына тартмый алар, урамга чыккач та телефонда теләсә нәрсә, җыен юк-бар карап утыра. Болар барысы да аларның психикасына бәрә, эчү генә түгел, авылларга башка афәтләр дә кереп бара, – дип уртаклашты Фирдүс Тямаев.

Җырчы сүзләренчә, яшьләр өчен авылларда сыйфатлы дискотекалар юк. Шәһәр дискотекасын күреп кайткан яшьләр, авылдагы килделе-киттеле аппаратурадан чыккан көйгә биеми инде. “Без яшь чакта төнге уникегә кадәр йөри идек. Ә хәзер вакытны чикләделәр. Бу клуб мөдирләренә яхшыдыр: армиядән кайткан олыраклар чыкмый, мәктәп укучысына урамда йөрү унга кадәр генә рөхсәт ителә, – ди әңгәмәдәшебез. – Казан өчен җавап бирмим, әмма җаваплы министрлыклар авылларда яшьләр өчен артык көч куймый. Яшьләр белән бит шөгыльләнергә, аларга игътибар кирәк. Хәзергеләр, студент чактан ук, эшләргә мәҗбүр. Күбесе, ата-анага авырлык китермим, ди, укуга түләү авырлашты, башка сәбәпләре бар. Акча эшләүне кайгыртсаң, укуың кала, андый баладан нәрсә көтәсең инде?!”

Өченче елын уза торган “Тямаев фест” бәйрәмен дә авыл халкын һәм яшьләрне берләштерү максатыннан оештыруын әйтте җырчы.

Аллаһка шөкер, әле өченче генә мәртәбә узса да, бәйрәм авылны ныгытты, берләштерде, җыйды. Авылыбыз шәһәрләшеп бара иде. Кыскасы, без авылны кире кайтарабыз. Моның өчен күп тә кирәкми, игътибар гына кирәк икән. Дуслык, бердәмлек менә нәрсәдә күренде: бәйрәм вакытында, күп кенә апалар, кызлар камыр ризыклары пешереп, өстәлгә алып килде, һәркем булдыра алганча үзеннән өлеш кертергә тырышты, безнең авылдан гына да 60лап кеше көрәшкә чыкты. Казан артистларын да авыл халкы, яшьләр күрсен, танышсын, аралашсын, фотога төшсен өчен алып кайтабыз, − ди Фирдүс Тямаев.

Менә Сабада гармунлы, аулак өйле кичләр әле дә бар икән. Төгәлрәк әйтсәк, аны шушы районның Явлаштау авылы яшьләре кире кайтарып маташа. КФУ студенты Рәфидә Галимҗанова әйтүенчә, Явлаштау авылы яшьләре мәдәният йортына дөбер-шатыр яңгыраган музыкага селкенер өчен генә җыелмый. “Шимбә көнне дискотекага чыксак, егетләр спорт залына футбол, волейбол уйнарга йөрсә, хәзер исә авылга кайтуыбызның сәбәбе артты. 2017 елдан үз көчебез белән Туфан Миңнуллинның әсәрен сәхнәләштергән идек, шуннан бирле авылыбызда спектакльләр кую гадәткә кереп калды. Хәзер дә мәш килеп дүртенче сезонга әзерләнәбез. Атна ахырын репетициягә ашкынып кайту өчен көтәбез”, − ди Рәфидә.

Күңелләре белән сәнгатькә, мәдәнияткә тартылган егет-кызлар күп бу авылда. Концерт-чара оештырганда да аларга мөрәҗәгать итәләр. “Мәдәният өлкәсендәге чараларда еш катнашабыз. Бу үзебезгә дә бик кызык. Вакытыбыз да файдалы уза. Мәсәлән, авылдагы “Ак калфак” оешмасы апалары берәр бәйрәм үткәрсә, без аларга ярдәм итәбез”, − диде Рәфидә.

Болын кадәр клубы булсын да, йөрүчесе булмасын инде. Халыкка концерты-фәләне кирәкми дә кебек хәзер. Ник дисәң, “йолдызлар” уч төбенә төште – һәр кешедә диярлек телефон бит. Авыл мәдәният йортларында эшләүчеләр кешеләрне бәйрәм оештыру, үткәрү, йә булмаса, әзер чараны карарга чакыруның никадәр авыр булуын үзләре генә белә.
18 яшендә Әлмәт районының Габдрахман авылы мәдәният йортын җитәкләргә алынган Айдар Газизуллинның бу өлкәдә биш еллык тәҗрибәсе бар инде.

Иң төзек Габдрахман авылы көннән-көн чәчәк ата, матурлана. Барлык мөмкинлекләре булган авылның халкы да шундый. Яшьләргә килгәндә, бездә алар эштә батыр, бәйрәмдә матур. Бер генә чара да алардан башка узмый. Әле шушы арада Укытучылар хөрмәтенә парк ачылды, балык фестивале оештырдык. Бу бәйрәмнәрдә дә авылның яшьләре актив катнашты. Яшьләр министрлыгы барлыкка килгәч, чаралар да, проектлар да артты, бергә-бергә Казан мохитен авылга да кайтарырбыз әле, – дип сөйләде яшь җитәкче.
Авылы өчен җан атып торган егет җирлектә яшьләрнең күп булуы белән горурлана. “Авылда гына кала күрсеннәр, алар – авылның яме”, – ди Айдар. Клубта егет-кызлар өчен түгәрәкләр эшли, җыр коллективларына берләшеп, төрле кичәләр оештыралар. Авылның үз Евровидениесе дә бар икән хәтта. Дискотекалар да үткәрәләр, әмма анысына халык сүлпәнрәк йөри. Айдарда аның форматын үзгәртергә кирәк дигән ният бар. Җирлектә яңа бассейнлы спорт комплексы да ачылган, монда көрәш секциясе эшли. Кыскасы, көчне һәм вакытны кая куярга икән дип баш ватмыйлар биредәгеләр.

Чыганак: Ватаным Татарстан/ Чулпан Гарифуллина
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий