Чаллыда һәлакәт, зыян күргән 32 яшьлек ир-ат комага киткән

-- Alfia

Чаллы шәһәре үзәгендә «Лада» автомобиле зур тизлектә баганага килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллыдагы үз хәбәрчесе хәбәр иткән.

«Гранта» йөртүчесе Минзәлә ягыннан зур тизлектә хәрәкәт иткән. 32 яшьлек ир-ат идарәне югалткан һәм машина яктырткыч баганасына килеп бәрелгән», — дип сөйләде хәбәрче.

Зыян күргән ир-ат комага киткән. Аны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле