Башкортстанда фаҗига: ярминкәдә ир-ат вафат була

-- Alfia

 Башкортстанның Күгәрчен районында узган ярминкәдә өлкән яшьтәге ир вафат булган. Ярминкәгә азык-төлек сатып алырга килгән 86 яшьлек бабайның кинәт хәле киткән. Аңа янәшәдә кизү торган табиблар ярдәмгә килгән.

Bash.news язуынча, бөтен республика буенча меңләгән кеше кебек үк, әлеге карт та бүген күтәренке кәеф белән үзәк урамга чыккан. Сатучылар, бабай үзен яхшы хис итте, барысы белән дә исәнләште, сәламәтлек теләде, ди.

Фаҗига бабай кәбестә сатып алганда була. Хәле начарланып, егыла башлый, аны сатучы тотып ала. Табиблар аңа беренче ярдәм күрсәтә башлый, ләкин, кызганычка каршы, ветеранны коткарып булмый.

Кайбер мәгълүматларга караганда, көтмәгәндә үлеп китүнең сәбәбе — йөрәк өянәге.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле