Коточкыч фаҗига: Башкортстанда 3 ир янып үлә

-- Alfia

12 октябрь Башкортстанның Әбҗәлил районында коточкыч фаҗига булган.

12 октябрь көндез Әбҗәлил районының Ташбулат авылында металл будка эчендә өч ир янып үлгән. Хәбәр килү белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция һәм медицина хезмәткәрләре кичекмәстән фаҗига урынына килә. Урынга килеп җитүгә, төзелеп килүче шәхси торак йорт ишегалдында урнашкан 12 квадрат метрлы металл будка януы ачыклана.

Кызганычка каршы, янгын сүндергәндә өч ирнең гәүдәсе табылган. Бу фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Мәгълүмат һәм фото: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле