Илсөя Бәдретдинова Мәскәүдә: “Чишенеп сәхнәгә чыгыгыз дигән сүз…” [видео]

Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова яшьләргә татар телендә үзләре теләгән материалны бирмәсәк, алар рус, чит ил эстрадасын, башка милләтне тыңлаячаклар дигән фикердә. Татар телендә дә егет-кызларны җәлеп итәрлек иҗат булсын ди җырчы. “Чишенеп сәхнәгә чыгыгыз дигән сүз түгел бу, әмма элекке рамкалардан чыгарга вакыт”, дип белдерә Илсөя Бәдретдинова Мәскәүдә.

«Атказанмаган» артист Илсөя Бәдретдинованың узган ел ноябрь аенда Мәскәүдә зур концерты була. Без «Татар Штабы» видеосы аша узган елгы концертны һәм Илсөя Бәдретдинова фикерләрен тәкъдим итәргә булдык.

2019 елда исә Илсөянең Мәскәүдә концерты 17 ноябрьдә «Космос» залында узачак.

Бәйле