Транспорт салымын исәпләү кагыйдәләре үзгәрә

Россиядә транспорт салымын исәпләү кагыйдәләре үзгәрде. Autonews хәбәр иткәнчә, хәзер әҗәтләрне түләү зарурлыгы турындагы мәгълүмат салым түләүчеләрнең шәхси кабинетларында урнаштырыла.

 

Салымнарны 2 декабрьгә кадәр түләргә туры киләчәк. Югыйсә пенялар салына. Бу хакта автомобильчеләргә Федераль салым хезмәте вәкилләре хәбәр итте.

 

Моннан тыш, 2019 елдан әлеге төр салым суммасын исәпләү үзгәргән. Транспорт салымын исәпләү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр җиңел автомобильләр өчен җыемнарны 3 тән 5 миллион сумга кадәр исәпләү тәртибенә кагыла. Әйтик, әгәр элек алар өчен җитештерү елына бәйле рәвештә төрле коэффициентлар кулланылган булса, агымдагы елдан өч елдан да өлкәнрәк булмаган барлык машиналар өчен 1,1 коэффициенты кулланыла.

Чыганак "МК"

фото: Наталья Мущинкина

Бәйле