Чаллыда яшәүче ир-ат 8 яшьлек кызын көчләүдә гаепләнә

-- Alfia

Чаллыда яшәүче 38 яшьлек ир-ат кечкенә кызын көчләүдә шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан хәбәр иткәннәр.

«13 октябрь Сидоровка бистәсендә кичке җиденче яртылар тирәсендә ир-ат үзенең 8 яшьлек кызына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган», — дип сөйләде агентлыкка үз чыганагы.

Кызны хастаханәгә салалар, ә әтисен тоткарлыйлар. Ир-атка «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаеп белдерелгән.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле