«Зөлфия янда иде, шок хәлендә озак утырды» — Җәвит Шакиров үлгән, дигән хәбәр таралган [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров үзен үлгән, дигән хәбәр таратучыларга инстаграмда җавап кайтарган.

«Мондый хәбәрне кем тараткандыр, гөнаһысы үзенә. Инде телефоннан җавап биреп ардым. Ярый бу хәбәрне ишеткәндә Зөлфия янда иде, шок хәлендә бик озак утырды. Әгәрдә син өйдә булмыйча, миңа шалтыратсалар — үлгән булыр идем, ди», — дип яза ул бу хакта.

 

Мәгълүмат Җәвит Шакиров инстаграмыннан

Бәйле