Казандагы юл һәлакәтендә 5 яшьлек бала җәрәхәтләнә

-- Alfia

15 октябрь “Джип” һәм “Фольксваген” бәрелешкән вакытта Казанда биш яшьлек малай зыян күргән. Бу хакта Казан юл-патруль хезмәте полкы муниципаль хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, ике машина йөртүче дә М7 ягыннан Азино буйлап Совет мәйданы ягына таба хәрәкәт иткән. «Фольксваген» шоферы борылышка тукталган һәм каршы агымны үткәргән, ә «Джип» йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм аңа килеп бәрелгән”, — дип сөйләделәр оешмада.

Авариядә биш яшьлек малайның корсагы җәрәхәтләнгән.

Казанның юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәте шуны искә төшерә: руль артына утырганда тизлек режимын контрольдә тотарга, ян интервалны һәм автомобильләр арасындагы дистанцияне күзәтергә кирәк.

 

Мәгълүмат һәм фотолар: tatar-inform.tatar

Бәйле