Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсе белән Төркиядә ял иткән вакытта күңелсез хәл була

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләләре белән Төркиядә ял иткән вакытта күңелсез хәл була, аларның туй балдакларын, Гүзәлнең алтын йөзекләрен урлыйлар. Бу хакта Илназ Баһ инстаграмда хәбәр итә.

«Бар да яхшы, күңелле, рәхәт иде, тик бүген кич бөтен кәефне төшерделәр. Ишеткәнемчә, Төркиядә каракларны нык жәзалыйлар. Без дә шуңа ышанып, әллә ни борчылмадык. Туйда бер-беребезгә бүләк иткән туй балдакларын һәм Гүзәлгә бик кадерле булган алтын йөзекләрен бүлмәбездән урлаганнар.

Шунысы кызык, акчалар, паспортлар,телефон, планшет — бар да урынында. Иң кызыгы: минем туй балдагы муенсага тагылган иде, муенсаны калдырганнар, ә йөзеген юк», — ди Илназ Баһ.

https://www.instagram.com/p/B3p0zAJIIpv/?igshid=1j9s5kfgt9e7q

 

Мәгълүмат Илназ Баһ инстаграмыннан

Бәйле