Атаклы Яруллиннар гаиләсендә кайгы

-- Лейла

Күп еллар дәверендә Наилә Яруллина Киев шәһәрендә яшәде һәм “Туган тел” Бөтенукраина татар мәдәни үзәгенең активисткасы иде. Озак вакытлы авырудан соң 77нче яшендә бөек татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күп еллар дәверендә Наилә Яруллина Киев шәһәрендә яшәде һәм “Туган тел” Бөтенукраина татар мәдәни үзәгенең активисткасы иде.

«Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Наилә Фәрит кызы Яруллина вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели», — диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле