Казанның Һади Такташ урамындагы шәхси йортта чыккан янгында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«14 октябрь 21.10 сәгатьтә 112 бердәм номерына Һади Такташ урамындагы 45нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
1нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә, ялкын йортны тулысынча ялмап алган була инде.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны ярты сәгать эчендә сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта ике кешенең мәетен табып алганнар.
Янгынның мәйданы 36 квадрат метр тәшкил иткән. Һәлак булучыларның шәхесләре һәм янгынның сәбәпләре ачыклана.
Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar